Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үсеше өчен 7200 гектар резерв җирләр каралган
Казан үсеше өчен 7200 гектар резерв җирләр каралган
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Казанның киләчәк үсеше өчен территорияләре барлыкка киләчәк. Алар республиканың резерв җир фондыннан алыначак. Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әнә шул мәсьәлә каралды.
Утырышта Казанга якын районнарның – Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәчнең территорияләре чикләрен һәм муниципаль берләшмә статусларын билгеләү турындагы закон проектларына төзәтмәләр турында фикер алышынды. ТР юстиция министры Мидхәт Корманов сүзләренчә, РФ Җир кодексы һәм җирле үзидарә турында федераль закон шәһәр яны зоналары төзергә мөмкинлек бирә. Закон нигезендә, әлеге территориядә ниндидер торак пунктлар булмаска, шулай ук ул үзе дә башка торак пунктка кермәскә тиеш. Республикада хәзер урман фонды җирләре һәм авыл хужалыгы җирләре кергән резерв җир фонды бар. Татарстан башкаласына якын дүрт районның кечкенә өлеше Казанның шәһәр яны зонасы составына керергә тиеш, ул киләчәктә шәһәрнең генераль үсеш планы нигезендә үзләштереләчәк. Сүз уңаенда, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнары хакимиятләре башлыклары моңа үзләренең ризалыгын биргән. Мидхәт Корманов ассызыклап үткәнчә, гомуми мәйданы 7200 гектар булган территория Казанның киләчәк үсеше өчен җитәрлек.
Исегезгә төшерәбез, республика шәһәрләре һәм районнарының мунициапль берләшмәләре территорияләре һәм статусларын билгеләү турындагы закон проектлары иртәгә ТР Дәүләт Советы утырышында каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз