Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шеф-повары Тунистагы халыкара турнир җиңүчесе булды
Казан шеф-повары Илгиз Галиев 9-11 июньдә Туниста IFSA Africa 2026 халыкара форумы кысаларында узган «Карфаген-2026» халыкара кулинар пешекчеләр Кубогы җиңүчесе булды. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда туризмны үстерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ярышларда Якын Көнчыгыш, Африка, Азия һәм Европаның төрле кулинария традицияләрен тәкъдим итүче 20 дән артык илдән профессионаллар катнашты. Катнашучыларга түбәндәге формат тәкъдим ителде: биш сәгать эчендә конкурс башланыр алдыннан гына ачылган ингредиентларны кулланып, төп ризык, өч гарнир һәм оригиналь соусны үз эченә алган ризыклар әзерләргә кирәк иде.
Илгиз Галиевның чыгышы жюри тарафыннан техник осталык, креативлык, тәм һәм эстетика буенча иң яхшысы дип танылды.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда шул ук турнирда Казаннан шеф-повар Рөстәм Рәхимов икенче урынны алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз