news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шахматчысы дөнья чемпионатының көмеш призеры булды

Казан шахматчысы Ярослав Уткин шахмат композицияләрен төзү буенча юниорлар дөнья беренчелегенең 7 YCCC көмеш медален яулады. Ул Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнә, моңа кадәр Татарстан чемпионы булган иде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Дөнья чемпионатында 15 илдән – Россия, АКШ, Япония, Канада, Румыния, Нидерланды, Украина, Һиндстан, Израиль, Словакия, Сербия, Польша, Литва, Латвия һәм Вьетнам – спортчылар катнашты.

Татарстан спортчысы шахмат тарихында беренче тапкыр дөнья аренасында призлы урын алды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбенең башка укучылары да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Руслан Стеценко иң яхшы бишлеккә керде, Самат Галәвиев 11 нче урынны алды. Ярышларда шулай ук Георгий Ерусланов, Данияр Фарзалеев, Айнур Мәхмүтов һәм Илнур Мәхмүтов катнашты.

Дөнья турнирында Россия шахматчысы һәм дөнья чемпионы, Уфадан халыкара гроссмейстер Урал Хәсәнов җиңде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100