news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан сатыла торган яңа фатирларның тулы бәясе буенча Россиядә икенче шәһәр булды

Казан сатыла торган яңа фатирларның тулы бәясе буенча Россиядә икенче шәһәр булды

2026 елның гыйнварында Казанда яңа йортлардагы фатирларның тулы медиана бәясе 14,1 миллион сумга җиткән. Бу хакта «Татар‑информ» агентлыгына фатирлар һәм финанслар буенча «Яндекс»ның тематик эзләү экспертлары хәбәр итте.

Казанда яңа төзелгән йортларда бер квадрат метрның медиана бәясе, 2025 елның декабре белән чагыштырганда 0,4 процентка артып, гыйнварда 252 мең сум тәшкил иткән.

Зур шәһәрләр арасында Чаллыда бәяләрнең сизелерлек кимүе күзәтелгән. Автокалада бер квадрат метрның медиана бәясе гыйнварда 1,2 процентка кимегән һәм 166 мең сум тәшкил иткән.

Экспертларның мәгълүматлары буенча, беренчел базарда бәяләрнең гыйнвар динамикасы сезонлы факторлар белән формалаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot