news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан сатиригы: “Билгеләмәсе буенча тияргә ярамаган темалар бар”

“Чаян” журналының баш мөхәррире Парижда фаҗигале вакыйгага нәрсә китерүе турында фикере белән уртаклашты

  (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Максим Кирилов). Казанда нәшер ителә торган популяр сатирик “Чаян” журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов, Парижда фаҗигале вакыйгага китергән төп сәбәп – Франция журналы җитәкчелегенең материаллар язу өчен провакацион формат сайлавы, диде. Бу хакта Рафаэль Хәлилуллов үзе “Татар-информ” МА хәбәрчесенә белдерде.

“Сатирада тыелган темалар юк. Барысы да рәссамның чама белүеннән һәм эчке бәяләмәдән тора. Әмма билгеләмәсе буенча тияргә ярамаган темалар бар. Аерым алганда, ул - кешеләрнең дини хисләре, - дип билгеләп үтте Хәлилуллов. - Аларда, Европада, сүз иреген күзаллау үзенчәлекле. Алар өчен ул сүзен-сүзгә – “нәрсә эшлисен килсә шуны эшлә” дигән мәгънәдә кабул ителә. Андый нәрсә юк бит. Заманында Ленин бабай да, җәмгыятьтә яшәп аннан азат булу мөмкин түгел, дигән. Барыбер ниндидер чикләүләр булырга тиеш. Әгәр исламда кешеләрне, бигрәк тә Мөхәммәт пәйгамбәрне сурәтләү хупланмавын исәпкә алсак, моның нәрсәгә китерүе аңлашыла. Ә ул карикатурачылар берничә ел дәвамында максатчан рәвештә провокация ясаган”, - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100