news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан - Санкт-Петербург рейсын алты сәгатькә диярлек тоткарлаганнар

Казаннан Санкт-Петербургка юл тотарга тиешле Nordwind Airlines рейсы алты сәгатькә диярлек тоткарланган. Онлайн-табло мәгълүматларына караганда, башта иртәнге 09.10 сәгатьтә һавага күтәрелергә тиешле самолет 15.00 сәгатьтә генә юлга кузгалачак.

Бүген иртән, Мәскәү вакыты буенча 03.10 сәгатьтән башлап Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелде, ул 07.15 сәгатькә кадәр гамәлдә булды. Республика халкы мобиль интернеттан файдаланганда проблемаларга юлыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot