news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчетендә Гаилә үзәге эшли башлады

Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчетендә Гаилә үзәге эшли башлады
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчетендә Гаилә үзәге эшли башлады. Ул Россиядә – Гаилә елы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында ачылды.

Әлеге үзәк гаилә корырга теләүче мәхәллә кешеләре белән 25 консультация үткәргән, кияүләр белән кәләшләр 10 тапкыр очрашып сөйләшкән.

«Әхмәдзәки» мәчете базасында гаилә үзәге Ислам кануннары буенча танышу, кияү һәм кәләш булырга теләүчеләр белән консультацияләр, ир белән хатын сайлауда ярдәм итү өчен оештырылган. Үзәкнең бөтен эшчәнлеге шәригать кануннары нигезендә алып барыла. Биредә һәркемгә ярдәм итәргә әзерләр: кандидатларның ничә яшьтә булуы мөһим түгел, иң мөһиме – ниятнең дөрес һәм җитди булуы.

Үзенең насыйп ярын табарга теләүчеләр анкеталарны «Әхмәдзәки» мәчетенә килеп яки онлайн-форматта тутырып җибәрә ала. Барлык мәгълүмат бердәм базада җыела, аны бары тик Үзәк җитәкчесе генә күрә. Анкета мәгълүматлары җентекләп тикшерелә һәм анализлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100