Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәре мөселманнарын Мигъраҗ кичәсенә Апанай мәчетенә чакыралар
Раҗәб аеның 27нче кичендә (6 февральдән 7 февральгә каршы кичтә) бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Исра вә Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк.
Сишәмбе көнне ястү намазыннан соң, ягъни 6 февраль көнне 18.30да Казанда Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Пәйгәмбәребезнең с.г.в. изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм мөнәҗәтләр укылачак. Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары, шул исәптән журналистлар чакырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Җыелган халыкка «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге тарафыннан әзерләнгән яңа китап – татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» хезмәте тәкъдим ителәчәк. Биредәге киңәшләр, үгет-нәсыйхәт, әхлак дәресләре ата-аналар, укучылар, яшүсмерләр өчен файдалы чыганак булачак. Әлеге китап Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан нәшер ителде.
Исегезгә төшерәбез, Исра вә Мигъраҗ – Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. Мәккәдәге әл-Хәрәм мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә могҗизаи төнге сәяхәте һәм соңыннан гаҗәеп рәвештә Күккә күтәрелеп, биредә пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән очрашуы, Җәннәтне һәм Җәһәннәмне күрүе, Аллаһ белән аралашуы ул. Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ вакытында Үзенең яраткан өммәтенә биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Рәсүлебезнең с.г.в. шәфәгатен һәм «Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз