news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар

Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар
Фото: dumrt.ru

24 февральдән 25 февральгә каршы кичтә бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Бәраәт кичәсен билгеләп үтәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә көнне, ахшам намазыннан соң, Казанда Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Бәраәт кичәсенең, нәфел гыйбадәтләрнең фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм салаватлар укылачак.

Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары чакырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot