news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәр филармониясе Мәүлид бәйрәме уңаеннан концерт тәкъдим итте

Казан шәһәр филармониясе Мәүлид бәйрәме уңаеннан концерт тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан

15 сентябрь көнне Казан шәһәр филармониясе Мәүлид бәйрәме уңаеннан «Чулпан» мәдәният үзәгендә концерт тәкъдим итте. Чара Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.) туган көненә багышлап оештырылган. Бәйрәмдә тамашачыларны аның тормыш юлы белән таныштырдылар, мөнәҗәтләр, касыйдә һәм бәетләр укыдылар.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Гөлназ Гафурова, Алинә Шәрипҗанова, Фердинанд Фәтхи, Сөмбел Билалова, Марат Галимов, Марсель Вәгыйзев һәм башка артистлар килгән кунакларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова мондый концертларның халык өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

«Бик нурлы, иманлы концерт, сәхнәдә басып торганда ук җылылык сизелә. Әлеге концертны икенче ел үткәрәбез, һәр елны бик затлы кешеләр килә. Залда яшьләрне дә күрдем, аларның дингә тартылулары бик шатландыра. Шундый рәхәт атмосфера залда, тыйнаклык, тамашачы бөтен сүзеңне, нәрсә сөйләгәнеңне йотлыгып тыңлап утыра. Мин бик рәхәтләнеп катнашам мондый концертларда, соңгысы булмасын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан

Татарстанның халык артисткасы Айгөл Бариева фикеренчә, балаларны кечкенәдән үк дини тәрбиягә өндәргә кирәк.

«Мәүлид бәйрәменең безнең халык тормышында гадәткә керүенә бик шатланам. Без барыбыз да тарихны белергә, балаларыбызга аны аңлатырга тиешбез. Тарихны белсәк, безгә дингә кереп китәргә җиңелрәк булачак. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнең тарихын белсәк, өйрәнсәк иде. Без аны балаларыбызга кечкенәдән өйрәтсәк, үзебез өйрәнсәк бик әйбәт. Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә, бүгенге чара шуның бер дәлиле. Залның шыгрым тулы булуы да күңелне күтәрә. Димәк кешеләргә мондый чаралар кирәк. Димәк халык кызыксына, дингә якыная, бу бик әйбәт күренеш», –дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фәрхан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100