news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәр Думасының элекке депутаты Рушания Бильгильдеева тикшерү изоляторына озатылды

Казанның Совет районы суды Казан шәһәр Думасының элекке депутаты Рушания Бильгильдееваны сак астына алды. Судның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр. Элеккеге депутатка карата ришвәтчелектә арадашчылык итү турында яңа җинаять эше кузгатылды.

Рушания Бильгильдеева ике ай вакытын тикшерү изоляторында үткәрәчәк, дип искәрттеләр судта.

Казан шәһәр Думасының элеккеге депутатына карата беренче җинаять эшен Казанның Вахитов районы судында карыйлар. Аны мошенниклыкның 11 эпизодында гаеплиләр.

Бильгильдеева җир кишәрлекләрен сатуда махсуслашкан һәм, суүткәргеч, газ, электр энергиясен дә кертеп, инженерлык коммуникацияләрен тоташтыруга гарантия биргән «Пассаж» күчемсез милек агентлыгын гамәлгә куючы иде.

Әмма, тикшерүчеләр фаразлавынча, җир сатып алучыларга коммуникацияләр үткәрү өчен мөстәкыйль рәвештә түләргә туры килгән, чөнки агентлык үз вәгъдәләрен үтәмәгән. Моннан тыш, кайберәүләр сатып алынган күчемсез милекне бөтенләй алмаган. Эш буенча барлыгы 136 зыян күрүче уза, зыянның гомуми күләме 38,3 миллион сумга якын тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot