news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәфкать туташын ковидтан прививка белән махинацияләр өчен хөкем итәләр

Казанның Вахитов судында 7нче шәһәр поликлиникасы шәфкать туташына ковидтан вакциналар белән махинация өчен гаепләү бәяләмәсен укыдылар. Ул сәламәтлек саклау бердәм дәүләт мәгълүмат системасына чынлыкта прививка ясатмаган гражданнар турындагы мәгълүматларны өстәгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гумеров яза.

Светлана Кузьмина - Казанның 7нче шәһәр поликлиникасы шәфкать туташы. 2021 елның ноябрендә аның танышы мәгълүмат базасына кызының Covid-19дан вакцинация узуы турындагы мәгълүматны кертүен сорый. Чынлыкта ул вакцина ясатмаган була. Моның өчен аңа 2 мең сум түләгәннәр. Соңрак Светлана мәгълүматлар базасына 12 мең сумга тагын өч кешене өсти.

Прокурор гаепләү бәяләмәсен укып бетергәч, шәфкать туташы тулысынча гаебен таныды. Киләсе суд утырышы октябрьгә планлаштырылган, анда хөкем карары игълан ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100