news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Сабантуйларына шәһәрдән автобуслар йөриячәк

23 июньдә Казанның өч мәйданында Сабантуйлар узачак. Аккош күле, Дәрвишләр бистәсе, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка шәһәрдән шаттллар йөреп торачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов әйтте.

«Сабантуй урыннарына шаттллар йөреп торачак. Локация нокталары буенча төгәлрәк мәгълүмат Сабантуй алдыннан булачак. Мәгълүматны рәсми чыганаклардан – Казан шәһәре мэриясе порталыннан (kzn.ru) карауны сорыйм. Анда һәр мәйданның төгәл схемасы, кайсы шаттлларның кая йөрүе язылачак. Сабантуйга җәмәгать транспортында бару уңайлырак булыр. Шулай ук, кешеләргә машина калдыру урыннары да булачак. Аннан алар шаттлларга утырып, Сабантуй урынына бара алачак», – диде Линар Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot