news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Сабантуеның балетмейстеры Чулпан Закирова: Кереш өлеш гадәти булмый

Казан Сабантуеның балетмейстеры Чулпан Закирова: Кереш өлеш гадәти булмый
Салават Камалетдинов

«Казан» бию ансамбле җитәкчесе, Казанда узачак Сабантуйның балетмейстеры Чулпан Закирова бәйрәмнең кереш өлеше турында сөйләде

«Кереш өлеш традицион рәвештә, ягъни җырлы-биюле концерт форматында булмый. Гореф-гадәтләргә басым ясар өчен, режиссер (авт. – Айдар Җәббаров), сценарийны язганда, бик күп чыганакларга мөрәҗәгать итте. Ул бүгенге Сабантуйлардагы уеннарның килеп чыгышына бәйле кызыклы мәгълүматлар таба. Театр режиссеры куйгач, тамаша спектакль кебек булачак. Һәр уенның тарихын, мәгънәсе үрелеп бара», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Сабантуйның кереш өлешендәге театральләштерелгән тамаша «Беренче буразна» дип атала. Балетмейстер берничә мисал китерде.

«Мәсәлән, колгага менү ничек килеп чыккан? Үз вакытында кояшны каршы алу гадәте булган. Авыр гер күтәреп ярышу ничек килеп чыккан? Җирләрне ташлардан чистарту белән бәйле. Шундый кызыклы моментлары бар», – диде ул.

Ул бәйрәмдә бик күп артистлар катнашачагын әйтте. Кереш өлеш өчен махсус биюләр әзерләнгән. 

«Сценарийга, мәгънәгә бәйле рәвештә махсус биюләр куелды. Анда 800гә якын кеше катнаша», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100