news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Сабан туенда зәйлеләрнең керәшен милли ихатасы тәкъдим ителде

Зәй районы анда керәшен милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте.

Казан Сабан туенда зәйлеләрнең керәшен милли ихатасы тәкъдим ителде
Гөлнара Феофанова

(Зәй, 23 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бүген республикабыз башкаласы Казанда Сабантуйда зәйлеләрнең керәшен милли ихатасына Төрекмәнстан мәдәният министры соклануын әйтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә төрле районнар милли ихаталар корып, республикабызда яшәүче күпмилләтле халыкның көнкүрешен чагылдырган тирмәләрдә бәйрәмгә үзенчәлек өсти быел.

Зәй районы анда керәшен милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация Төрекмәнстаннан килгән кунакларны, керәшен милли ихатасында дәртле җыр-биюләр, йола-бәйрэмнәрне күрсәтеп каршы алды.

"Зәй-информ" иҗат төркеме - Гөлнара Феофанова, Денис Ипатовка биргән әңгәмәсендә Төрекмәнстан мәдәният министры Атагельды Шамурадов зәйлеләрнең иҗади осталыгын югары бәяләде, алга таба мәдәни багланышта яшәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot