news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Сабан туена милли киемнән килгән кешеләр өчен фотозона булачак

Сабантуйда тамашачы бәйрәмнең театральләштерелгән тарихын күрәчәк.

Казан Сабан туена милли киемнән килгән кешеләр өчен фотозона булачак
Салават Камалетдинов

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан Сабан туена халыкны милли киемнән килергә чакырды һәм анда фотозона булачагын әйтте.

«Халык Сабантуйга милли киемнән килсен иде. Кешеләр бер элемент кына түгел, ә милли костюм кисен иде. Милли киемнән килгән кешеләргә фотозона булачак. Профессиональ фотограф фотоларны Телеграм-каналга куеп барачак. Бу – бездән кечкенә генә бүләк», - диде Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Гүзәл Сәгыйтова

Фото: © Владимир Васильев

Гүзәл Сәгыйтова Сабантуйда тамашачы бәйрәмнең театральләштерелгән тарихын күрәчәк, дип ышандырды. Быел Казан Сабан туе мәйданында беренче мәртәбә атлар да булачак. Алар бәйрәмнең пролог өлешендә катнашачак.

«Казан Сабан туен Айдар Җаббаров сәхнәләштерә. Сценариен Рүзәл Мөхәммәтшин язды. Аларга өметләребез зурдан. Шул ук вакытта, курку да бар, чөнки бу команданың моңарчы Сабантуйда эшләгәне юк. Рүзәл, китапханәләрдә утырып, бик күп китаплар укыды, бәйрәмнең нигезен өйрәнде. Ислам диненә кадәр булган чор белән дә танышты. Без мәҗүсилекне күпертеп бирмәскә тырыштык, чөнки тамашачының аны кабул итмәве бар», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Төрле районнарның мәйданчыкларын оештыручыларга борынгы уен коралларына, чигүле ашъяулыкларга, милли ашларга, һөнәрләргә игътибар итәргә кушылган. Бәйрәм кунакларына тәкъдим ителәчәк милли ризыкларның рецептларын QR-код аша карап булачак.

Быел да, былтыргы кебек, ат чабышлары Сабантуйга бер көн кала узачак. Халыкның бер өлеше бәйрәмнән аерылып китмәсен өчен шулай уйланылган. Казан Сабан туе 24 июньдә гөрләячәк. Төп мәйдан Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot