Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Сабан туена бүләк җыюда: Милли традицияләребез шулай саклана
21 июндә узачак Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы барышында күренекле җырчы Әлфия Авзалованың кызы һәм аның исемендәге фонд җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова чара турында фикерләрен әйтте.
«Бик яхшы һәм матур чара бу. Мин уйлавымча, безнең татар милли традицияләребез шулай саклана. Элек тә нәкъ шулай булган бит! Бөтен авыл буйлап Сабантуйга күчтәнәчләр, төрле бүләкләр җыйганнар. Ул заманнарда әле кемдер әтәч, икенче берәүләр каз яисә үрдәк биреп чыгаралар иде. Һәм менә шул гореф-гадәт заманча төсмер белән Казаныбызда да бар, Аллаһка шөкер. Шәхсән мин Казан Сабан туена бүләк җыюда 5нче ел катнашам. Үземнең күңелгә рәхәт булып китә. Мондый традицияләребезне онытмаска, халкыбыз йолаларын балаларга да күрсәтергә кирәк», – диде ул «Татар-информ»га.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук әңгәмәдәш Сабантуйга бәйле хатирәләре белән бүлеште.
«Әнием белән Сабантуйларга бик күп йөри торган идек. Шәһәрләрдә ул көз, кыш, яз көне гастрольләрдә булса, җәен авылларга чыгып китә иде. Ул бит гомере буена табигатьне нык яратты, авыл кешесен хөрмәт итте. Әлбәттә, гел Сабантуйларга эләгә идек. Кызык хәлләр дә була торган иде. Еш андыйларга тарыган чак. Бер вакыт Түбән Новгородның Уразовкасына бардык. Иске, бәләкәй генә интернат бинасына урнаштырдылар: бөтен уңайлыклар урамда. Һәм шунда бер әтәч йөри, талый-чукый торган. Без инде кызыксындык нинди әтәч микән, дип. Бу бер карт әтәч икән, ел саен Сабантуйдагы ярышчыларга бирелә һәм тегеләр кирегә бүләк җыючыларга бирә икән икенче елны», – ди ул.
- Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасы каршындагы мәйдан бүләк җыюның финал ноктасы булды. Анда театральләштерелгән чаралар һәм республиканың фольклор коллективлары чыгыш ясады
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз