news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Сабан туена бүләк җыючылар: Бу – асылыбызга кайту

Казан Сабан туена бүләк җыючылар: Бу – асылыбызга кайту
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Бүген Казанда Сабан туена бүләкләр җыйдылар. Казан Кремлендә бүләкләр җыю чарасын Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша һәм «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы Айзилә Батырханова алып барды. Шәһәр үзәгендә дүрт маршрут буенча җигүле атлар узды, аларга теләгән һәркем үз бүләген бирде.

Беренче маршрут 1 Май мәйданыннан башланып китте. Җигелгән атлар Кремль аша узды, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән беренче бүләкне Татарстан Рәисе Эшләр идарәчесе Мөслих Ситдыйков тапшырды. «Өч телефон бүләк итәбез. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Имин еллар килсен. Матур итеп яшәп, гөрләтеп, Сабантуйларны үткәрергә язсын. Сабан туе мөбәрак булсын!» - диде Мөслих Ситдыйков.

Казан дәүләт мәдәният институты доценты Гөлзирәк Кәлимуллина Казанда Сабантуйга бүләк җыю гадәтен башлап йөрүчеләрнең берсе булган. «1990 елларда Тынычлык бистәсендә Сабан туена бүләк җыйган идек. 2014 елдан рестораторлар, туризм өлкәсе җитәкчеләре белән кулга-кул тотынышып Казан Сабан туена бүләкләр җыябыз. Биредә Казан дәүләт мәдәният институтының беренче һәм бишенче курс шәкертләре катнаша», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Өлкән студентлар Сабантуйга бүләк җыю гореф-гадәтен беренче курс студентларына тапшыра. Безнең өчен бу матур йола гына түгел, институт өчен дә зур мәртәбә. Азнакай, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Башкортстан, Донецк якларыннан студентларыбыз теләп килде. Үзем белән шәкертләремнең чигелгән кулъяулыкларын да алдым. Ә бер кулъяулык 1954 елгы. Студентларда гореф-гадәтләребезгә ихтирам уятырга тырышабыз», - диде Гөлзирәк Кәлимуллина.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Сабантуй батырларына саулык-сәламәтлек, уңышлар теләде. Илназ хәзрәт Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов исеменнән бүләк тапшырды. «Аллаһы Тәгалә тынычлык бирсен, ачлык-ялангачлыктан сакласын, дус-тату булып яшәргә язсын», - диде ул.

Айзилә Батырханова Сабан туена бүләк җыюны асылыбызга кайту дип атады. «Барыбыз да матур милли киемнәрдә чыгабыз, йөрәкләребездә ургылып аккан моңны гармун-баян тавышларына кушылып, рәхәтләнеп, халкыбызның иң матур җырларын яңгыратабыз. Сөлге җыю йоласында әйтелә торган иң матур шигырьләр сөйлибез, бүләкләр җыябыз», - диде ул.

Алып баручы узган ел да сөлге җыю йоласында катнашкан булган. «Мондый чараларны халык бик яратып кабул итә, чөнки алар күреп, танып калалар. Татар халкының милли бизәкләренә, җырларына, гореф-гадәтләренә игътибар итәләр. Мондый бәйрәмнәр елга бер генә түгел, күбрәк булсын иде. Милли киемнән киенгәч, урамнарда халык кул болгап, күзәтеп кала, фотога төшерәләр. Димәк, аларга күңелле, дигән сүз», - диде Айзилә Батырханова.

«Кәефләр бәйрәмчә. Быел мин Сабантуйга бүләк җыю чарасында бишенче тапкыр катнашам, Аллаһка шөкер. Бөтен дәүләт учрежденияләре, рестораннар, туристларга хезмәт күрсәтү оешмалары кадерле бүләкләрен бирә, матур теләкләр әйтә. Аннан соң бу чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда бизәлгән атлар, бүләкләр төялгән арбалар белән «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек күрсәтү белән тәмамлана», - диде Фәнис Җиһанша.

Алга таба маршрут Бауман урамы буйлап дәвам итте. Теләгән һәркем үз бүләген бирде. Республика Хөкүмәте һәм предприятиеләре вәкилләре дә батырларга дигән бүләкләрне тапшырды. Икенче маршрут Ирек мәйданыннан, өченче маршрут – «Туган авылым» комплексыннан үзәккә таба башланды. Дүртенче маршрут – Иске татар бистәсеннән старт алды. Соңыннан барысы да Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданга җыелды. Барлык бүләкләр Казанда Сабантуй буласы районнар арасында бүленде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100