news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Сабан туена бүләк җыю бәйрәмендә театраль тамаша күрсәтеләчәк

Быел Сабан туена бүләк җыюга әзерлек бер ай элек башланган.

17 июньдә Казан Сабан туена бүләк җыю бәйрәмендә театраль тамаша күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева әйтте.

«Зур театраль тамаша сценарие әзерләнә. Матур костюмнар, реквизитлар, җыр-биюләр татар халкы мәдәнияте дөньясына алып керәчәк. Татарстанның атказанган артисты Наил Садриев җитәкчелегендә гармунчылар чыгыш ясаячак. Халык җыры кафедрасы мөдире Винера Ганиева җитәкчелегендә аерым концерт программасы да булачак», - диде Роза Әхмәдиева.

Ул башкалада бүләк җыю дүртенче ел рәттән үткәрелүен искәртте. Быел Сабан туена бүләк җыюга әзерлек бер ай элек башланган. «Сабантуй бәйрәмендә студентлар белән һөнәрчелекне яңартабыз, мастер-классларда катнашабыз. Уен коралларында уйнап, алар ат арбасында да барачак», - дип белдерде ректор.

Бүләк җыю нокталарының берсе – «Туган авылым» комплексы. Аның җитәкчесе Радик Абдрахманов комплекста кызыклы программа әзерләнүен әйтте.

«Чувашия, Марий Элдан этник төркемнәр катнашачак. Һөнәрчеләр, агач осталары, никах үзәге бүләкләрен әзерли. Театраль тамашада Батыр зур сандыгы белән өйләргә кереп йөриячәк, бу җыр-бию белән үрелеп барачак. Православныйлар да кушылачак. Без аларга бәйрәмнәрендә кунакка керәбез, алар да безгә кунакка кереп, бүләкләрен тапшырасылары килә», - диде Радик Абдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100