news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Сабан туен оештыручылар бәйрәмгә милли киемнән яки милли элемент белән килергә өнди

Казан Сабан туен оештыручылар бәйрәмгә милли киемнән яки милли элемент белән килергә өнди
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан Сабан туен оештыручылар милли бәйрәмгә милли киемнән яки милли элемент белән килергә чакырды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

«Барлык кунакларны, тамашачыларны милли киемнән көтеп калабыз, милли элемент булса да ярый. Без бик рәхмәтле булабыз. Без узган елгы Сабантуйда милли элементы булмаган кешеләргә чигелгән кулъяулыклар да тараттык. Сабантуй алдыннан без, дәүләт эшлеклеләре, үзебез дә кием уйлап баш ватабыз», – дип сөйләде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, беренче чиратта үрнәкне дәүләт эшлеклеләре күрсәтергә тиеш. Ул «милли кием»гә ачыклык кертте.

«Милли кием дип еш кына фольклор коллективы кигән костюмга басым ясыйлар. Милли кием фольклор кием дигән сүз түгел. Стильләштерү мәсьәләсе бар. Ул бер яулык та була ала. Милли төсмер чагылдырган элемент булырга мөмкин. Ир-атта төп күрсәткеч түбәтәй. Милли төсмер бирә торган элементлар да милли кием күрсәткече булып тора», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100