news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Сабан туе якынлаша

Бәйрәм Казан Ипподромында уздырыла, һәм анда ат чабышларын карап булачак.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Милли бәйрәм - Сабан туе Казанда бу шимбә - 15 июльдә - ике мәйданда билгеләп үтелә. Бәйрәм программасы иртәнге 10.00 сәгатьтә - Каенлыкта, кичен 17.00 сәгатьтә Казан ипподромында башлана, дип хәбәр итә "Татспиртпром” җәмгыяте матбугат хезмәте.

Халыкара “Казан” ат-спорт комплексында ат чабышлары уздырылачак. Башкала халкы һәм кунаклар уңайлы комплекста - ачык трибуналардан чабышларны күзәтә алачак.

Ипподром бинасында - рестораннар, ипподром алды мәйданнарында - җәйге кафе, сувенир һәм кулинария рәтләре эшләячәк. Трибуна комплексында Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук биредә татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт була. Бәйрәм Сабан туе хөрмәтенә зур салют белән төгәлләнә, дип җиткерә оештыручылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot