Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Сабан туе мәйданнарына махсус автобуслар йөриячәк
Казанда Сабан туе бәйрәме иртәгә, 23 июньдә, ике мәйданда уздырыла.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 июньдә, Казан Сабан туе мәйданнарына кадәр махсус автобуслар йөриячәк. Бу хакта KZN.RU. рәсми порталы хәбәр итә.
Сабан туе башкаланың ике мәйданында – Тынычлык (Мирный) бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күленең урман-парк мәйданчыгында үткәрелә.
Тынычлык бистәсендәге Каенлык мәйданына кадәр җәмәгать транспортында барып булачак. Шул исәптән 4 тукталыштан: “Җиңү Проспекты метро станциясе" , “10нчы микрорайон”, Павлюхина урамындагы “Филармония концертлар залы” һәм “Глазунов” тукталышларыннан махсус автобуслар йөриячәк.
Автобуслар иртәнге 08.00 сәгатьтән башлап, бәйрәм тәмамланганчы, соңгы кунаклар кайтып беткәнчегә кадәр йөриячәк. Автобуска билет бәясе башка көннәрдәге кебек үк, шәһәр эчендәге маршрут тарифы белән түләнә.
Аккош күле мәйданында Сабан туе 10.00 сәгатьтә башлана. Автобуслар 08.00 сәгатьтә йөри башлый. Мәйданга 36, 46, 72нче маршрут автобуслары белән барып була. Залесный бистәсенең “Ремплер” тукталышыннан Аккош күле мәйданына һәр 5 минут саен бушлай автобуслар йөриячәк. Аларга бәйрәмнең махсус билге-тамгасы ябыштырылган була. Алар 16.00 әгатькә кадәр йөрер, дип планлаштырыла.
12.00 сәгатьтән соң бәйрәм тамашалары Казан ипподромында дәвам итәчәк. Монда гадәттәгечә ат-спорт ярышлары үткәрелә. Ат чабышлары үткәрелү белән бәйле рәвештә, 15.00 сәгатьтән соң 3нче маршрут троллейбусы ешрак йөри башлый.
“Җиңү проспекты метросы” тукталышыннан Ипподром аша Горький исемендәге Үзәк ял паркына кадәр өстәмә шаттл йөриячәк.
- Машина йөртүчеләр игътибарына: иртәгә, Сабан туе белән бәйле рәвештә, Тынычлык бистәсендәге Каенлык тирәсендә машина кую урыннары өлешчә чикләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз