news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Сабан туе кысаларында ипподромда ат чабышлары булды

Казан Сабан туе кысаларында ипподромда ат чабышлары булды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казан ипподромында ат чабышлары оештырылды. Ул Казан Сабан туе уңаеннан үтә. Чабышка төрле токымлы атлар чыгарылган иде. Ярышларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килде.

«Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 140 ат катнашты. Барлыгы 14 приз уйнатылу каралган. Алар арасында «Сабантуй - 2025» призы, «Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты Федерациясе» призы, авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бүләк һәм башкалар бар. Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды», — дип ассызыклады оештыручылар.

Шулай ук ипподромда спорт автомобильләренең масштаблы экспозициясе ачылды. Биредә авырлыгы, тизлеге һәм бәясе буенча төрле автомобильләр тәкъдим ителгән. Керү юлында ук «КАМАЗ-Мастер» йөк машинасын күрергә мөмкин булды, аның янында тюнингланган «Жигули», «УАЗ» кебек автомашиналар куелган иде.

Чара барышында балалар өчен төрле мәйданчыклар, сәүдә рәтләре эшләде. Мамадыш һәм Алексеевск районнарыннан кулланучылар җәмгыятьләре продукцияләрен тәкъдим итте.

Сәхнәләрдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар чыгыш ясадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot