Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Сабан туе көнендә Каенлыкка 73 автобус йөриячәк
Быел Казан Сабан туе 23 июньдә ике мәйданда (Аккош күле буендагы урман-парк зонасы һәм Каенлык) гөрләячәк.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казан Сабан туе көнендә Каенлыкка 73 автобус йөриячәк. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов шул хакта хәбәр итте.
- Быел Казан Сабан туе 23 июньдә ике мәйданда (Аккош күле буендагы урман-парк зонасы һәм Каенлык) узачак.
«Сабантуй көнне халыкка транспорт хезмәте күрсәтү махсус схема буенча оештырылачак. Каенлыкка дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршрутлары белән барырга мөмкин. Алар – Җиңү проспекты метро станциясе, 10нчы микрорайон, Павлюхин урамындагы филармония һәм Глазунов урамындагы тукталыш», - дип искәртте докладчы.
Автобуслар иртәнге 8дән алып бәйрәм чаралары төгәлләнгәнчегә кадәр йөриячәк. Юлга түләү - шәһәрдә гамәлдә булган гадәти тариф буенча. Моннан тыш, Каенлыкка «Казан-1» станциясеннән электричкага утырып та барырга мөмкин.
Аккош күле буендагы урман-парк зонасында оештырылган Сабантуйны тамаша кылырга теләүчеләргә 36, 46 һәм 72нче автобуслар хезмәт күрсәтәчәк. Моның өчен Залесный бистәсендәге Ремплер тукталыш пунктына кадәр барырга кирәк. Әлеге тукталыштан Сабантуй мәйданына кадәр биш минут интервал белән бушлай шаттллар йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз