Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Сабан туе дүрт урында узачак
Көрәштә җиңүчеләр автомобиль һәм тәкә белән бүләкләнәчәк.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан Сабан туе 23 июньдә дүрт мәйданчыкта узачак: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында, Аккош күле янындагы урман паркында һәм Казан ипподромында. Халык күңел ачуларының старты – иртәнге 9.30. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан Сабан туе милли көрәштә җиңүчеләре автомобиль һәм тәкә белән бүләкләнәчәк.
"Бәйрәм кунаклары милли уеннарда үз көчләрен сынап карый һәм милли көрәштә Татарстанның иң яхшы батырлары ярышын күзәтә алачак. Турнирның абсолют чемпионнары төп приз - тәкә һәм автомобиль алачак», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз