news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Саба юлында булган һәлакәтнең корбаны бар

Бәлагә китергән төп сәбәп – юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 20 гыйнвар көнне кичке җиденче яртыда Казан – Саба юлының 97 нче чакрымында булган һәлакәт кеше үлеменә китергән.

 

“ВАЗ-2106” машинасы белән идарә иткән 1986 елгы зат, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, тәңгәл булмаган әһәмияттәге юллар чатында, икенчел әһәмияттәге юлдан барган килеш, өстенлеккә ия юлдан килгән 1988 елгы кеше идарәсендәге “Хендай Санта-Фе” автомобиленә юл бирмәгән һәм шуңа бәрдергән. Нәтиҗәдә, “алтылы” рулендәгесе авыр җәрәхәтләнеп Саба районы үзәк хастаханәсенә озатылган, аның 1989 елгы пассажиры шушы ук хастаханәгә илкәндә юлда җан биргән.

 

Бу хакта хәбәр иткән республиканың ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге мәгълүматлары буенча, гыйнварның 20 көнендә Татарстан юлларында 234 транспорт һәлакәте булган, шулар 25 кешене үлемгә китергән, 333е җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Республика башкаласында булган 79 һәлакәтнең исә 2 корбаны бар, тагын 99 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100