Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан сәяхәтчеләр өчен төзелгән "император маршрутына" кертеләчәк
Бу маршрутка Николай II гаиләсе булган урыннар керәчәк.
(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә "император маршруты" буенча юллама сата башлаячаклар. Анда Казанны кертү дә планлаштырыла. Бу хакта "Москва" шәһәр хәбәрләре агентлыгы хәбәр итә.
Бу маршрутка Николай II гаиләсе булган урыннар керәчәк: Кырым, Калуга, Орел, Калининград, Түбән Новгород, Вологда, Казан, Сыктывкар, Уфа, Тверь һәм башка шәһәрләр.
"Милли туристик проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы булып "Император гаиләсенең хәтер маршруты -2018" булачак. Ул революция чорында император гаиләсе вәкилләре зыян күргән шәһәрләре буенча узачак: Санкт-Петербург, Мәскәү, Пермь, Екатеринбург, Алапаевск, Тобольск һәм Төмән", – дип Россия Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә җиткерделәр.
Туроператорлар сәяхәтнең өч төрен тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз