news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан сөт комбинатында сөт эшкәртү күләме арту көтелә

Татарстан тәүлегенә эшкәртелә торган 3,5 тонна сөтнең бер меңен Казан сөт заводы эшкәртәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан сөт комбинатын реконструкцияләгәннән соң, 2019 елда сөт эшкәртү тәүлегенә 1 мең тоннага җитәргә мөмкин. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышыннан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“Татарстан тәүлегенә 3,5 мең тонна сөт эшкәртә, шуның бер меңен Казан сөт заводы эшкәртәчәк”, - диде ул.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы кооперативларының сөт эшкәртү буенча перспективалы планнары бар. Илкүләм проект кысаларында 2019 елга дүрт проект каралган. Авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча аерым программа бар. Аларның икесе - башлап йөрүче фермерлар өчен.

“Фермерлар 4 млн сум күләмендә грант ярдәменә дәгъва итә алачак, шуның 25 процентын авыл хуҗалыгы кооперативына бирергә тиеш булачаклар. Әгәр 4 млн сумлык грант отса, сөт яки яшелчә продукцияләрен эшкәртү өчен җиһаз сатып алырга 1 млн сумын кооператив фондына бирергә тиеш”, – аңлатты Хәбипов.

“Күпләр кызыксыныр дип уйлыйм. 110 мең сыер тотучы шәхси хуҗалыкларда 400 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Безнең бурыч – аларга сатылган продукция өчен яхшы бәя алу мөмкинлеге бирү”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100