news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан сәнгать училищесы туксанынчы еллардан соң беренче сценографлар курсын чыгарды

Курсның җитәкчесе - Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов.

Казан сәнгать училищесы туксанынчы еллардан соң беренче сценографлар курсын чыгарды
Михаил Захаров/архив

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының сценографлар чыгарылышын Фәрит Бикчәнтәев тарихи вакыйга дип атады. Шушы көннәрдә уку йортының сценографлар чыгарылышы диплом яклады.

Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы моннан дүрт ел элек беренче тапкыр сценографлар курсы җыйды. Туксанынчы еллардан бирле бу уку йортында сценографлар әзерләнмәгән. Училище директоры Ольга Гыйльметдинова соңгы чыгарылышның 1991 елда булганлыгын искәртте.

Курс җитәкчелегенә Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов алынган. Бу аның училищедагы беренче төркеме. Курсны ун кеше тәмамлаган. Быел Сергей Скоморохов яңа төркем җыячак. 

Курсның диплом эшен яклавын күрергә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанова килгән.

«Тулы бер курсның чыгуын бик зур тарихи вакыйга дип саныйм. Театр мондый вакыйгаларны күрсәтә белә. Ә рәссамнар бик тыйнак халык — зур вакыйганы да тыныч кына уздыра икән», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Мин Сергей Скомороховның бик борчылып йөрүен күрдем. Чөнки аның өстендә зур җаваплылык. Мин беренче курсымны чыгарганда аерылышасым килмичә елаган да идем», — диде ул. Фәрит Бикчәнтәев диплом яклаучыларга алга таба укуларында уңышлар теләде, театрга килеп йөрергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot