Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Казан сөлгесе” халыкара җыр-бию сәнгате фестиваленең җиңүчеләре билгеле
Бәйге кысаларында дүрт номинация буенча Гран-При бирелде.
(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). "Казан сөлгесе” халыкара җыр-бию сәнгате фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. Аны оештыручылар бүген фестиваль җиңүчеләре катнашындагы бәйрәм концертында игълан итте.
“Бәйгегә без Яңа елдан соң ук әзерләнә башлыйбыз”, – диде “Сәйдәш” мәдәният үзәге методисты Гүзәл Димиева “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Икенче генә ел уздырылса да, быел фестивальнең географиясе киңәйде. Аның халык иҗатын үстерү өлкәсендәге роле бик зур. Озын гомерле булсын иде, татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдән килсеннәр иде безгә. Ә без исә аны киләсе елга да, аннан соң да оештырырбыз дип уйлыйбыз”.
Быелгы фестивальнең дүрт җиңүчесе бар. Вокал-хореография номинациясендә Красноуфимск шәһәреннән килгән “Уральская праздничная” төркеменә тиңнәр табылмады. Шулай ук Красноуфимск шәһәренең “Джаз-импрвиз” үрнәк эстрада бию студиясе дә Гран-прилы булды. Якутиянең “Туйаарар” дуэты да – чираттыгы Гран-при иясе. Инструменталь вокал номинациясендә исә Казан шәһәренең Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы студенты А. Миндубаев җиңү яулады.
Узган елгы Гран-при иясе Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры кунак итеп чакырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, “Казан сөлгесе” халыкара халык җыр-бию сәнгате фестивале быел икенче тапкыр уздырыла. Быел анда 300дән артык кеше чыгыш ясады. Бәйгедә катнашучылар арасында Казан, Татарстан Республикасы, Свердловск, Киров, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Башкортстан Республикасы, Удмуртия, Чечен Республикасы, шулай ук Казахстан, Төрекмәнстан, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз