Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан сөлгесе» фестивале онлайн-форматта узачак
Быелдан башлап «Казан сөлгесе» фестивале ЮНЕСКО химаясендә үткәрелә.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында 28-30 август көннәрендә «Казан сөлгесе» V фестивале узачак. Быел ул онлайн-форматта үткәрелә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Ел саен фестивальдә ансамбльләр составына кергән 800дән артык кеше, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Республикаларыннан халык җырлары, биюләре һәм инструменталь жанр башкаручылары катнаша.
Сәхнәдә үзешчән сәнгатьнең талантлы вәкилләре дә, профессиональ артистлар да, студентлар да, иҗади уку йортларын тәмамлаучылар да чыгыш ясаячак.
Гаризаны 25 августка кадәр kazanskoe.polotentse@bk.ru аша бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны нигезләмәдән карарга була.
Нәтиҗәләр 30 августта «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәгенең социаль челтәрләрдәге рәсми сайтларында туры эфирда ясалачак. Фестиваль зур гала-концерт белән тәмамланачак.
Быелдан башлап «Казан сөлгесе» конкурс – фестивале ЮНЕСКО химаясендә үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз