Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Казан – сәламәтлек территориясе” проекты Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
“Сәламәт Россия” проектлары конкурсында катнашкан «Казан – сәламәтлек территориясе» проекты өчен халык иң күп тавыш биргән
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). “Сәламәт Россия” проектлары конкурсында катнашкан «Казан – сәламәтлек территориясе» проекты өчен халык иң күп тавыш биргән. Конкурс сайтына кергән 11 мең 934 кеше әлеге проектны сайлаган.
"Казан – сәламәтлек территориясе» - казанлылар сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән комплекслы проект. Ул үз эченә балаларны дөрес ашату, начар гадәтләрдән баш тарту кампанияләре, студентлар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкта физик культураны тәрбияләү, спорт объектларын төзү һәм башка юнәлешләрне ала.
Конкурста җиңүчеләр 15-18 сентябрьдә узачак “Милләт сәламәтлеге - Россия чәчәк атуның нигезе” Бөтенроссия форумы кысаларында бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз