news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан сәламәтлек саклау идарәсе 8нче хастаханә тулай торагында капиталь ремонт үткәрергә вәгъдә итә

Казан сәламәтлек саклау идарәсе 8нче хастаханә тулай торагында капиталь ремонт үткәрергә вәгъдә итә

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Булат Сруров). Бүген Казан мэриясе башкарма комитеты Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 8нче хастаханә территориясенә пресс-тур оештырды. Республика гәммәви мәгълүмат чаралары журналистларын шәһәр сәламәтлек саклау башлыгы урынбасары Айрат Талипов озатып йөрде.

Агымдагы елның март аеннан бирле биредә хастаханәнең төп корпусында һәм шулай ук аның янында урнашкан 2 катлы стационар бинасында капиталь ремонт эшләре бара. Төзүчеләр түбәне тәрәзә кысаларын яңарта, фасадны тышлый. Төзәтү эшләрен киләсе елның беренче ярты еллыгында тәмамлау ниятләнә. Учреждениенең баш табибы Мөнир Сафин сүзләренчә, реконструкция вакытында авыруларны шәһәрнең башка дәвалау биналарына күчергәнәр. Аерым алганда, терапевтик бүлек Горький тимер юлларының Казан станциясе бүлек хастаханәсенең бер комплексында урнашкан, аларның бер корпусында шәһәр көче белән ремонт ясалган. Проктология бүлеге - 5нче хастаханәгә, ә неврология 7нчегә күчерелгән.

8нче хастаханә территориясендә шулай ук балалар бүлеге, хуҗалык блогы һәм тулай торак урнашкан. Аңарда сәламәтлек саклау системасында эшләүче 24 гаилә яши (нигездә урта медицина хезмәткәре). Узган атнада биредә яшәүчеләр шәһәр мэриясе бинасы каршында митинг оештырган. Анда катнашучыларның берсе Мария Бутова хәбәр иткәнчә, аларны хастаханәне психиатрия дәвалау учреждениесенә әйләндерәләр, соңыннан тулай торак һәм хуҗалык биналарын бетерәләр дигән сүзләр борчуга салган. Өстәвенә, митингта катнашучылар торак шартларын яхшыртуны таләп иткән. Айрат Талипов әлеге хәлне түбәндәгечә шәрехләде: “Әлеге учреждениенең профилен үзгәртү – республика министрлыгы компетенциясендә һәм бүгенге көндә бары тикшерү стадиясендә генә. Әгәр ул кабул ителсә дә – кешеләр урамда калмаячак, аларга торакның резерв фонды яки башка тулай торак тәкъдим ителәчәк”. Ул шулай ук 4 ел элек 8нче хастаханә тулай торагында капиталь ремонт уздырылуын, ул чакта диварлар гипсокартон белән тышлануын, идәннәргә линолеум җәелүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта 1987 елда төзелгән бинада түбәне һәм идәннәрне алмаштырырга, канализация системаларын реконструкцияләргә кирәк. А.Талипов сүзләренчә, әлеге эшләр хастаханәнең икенче корпусында капиталь ремонт бетүгә үк, ягъни 2007 елда башланачак. 8нче хастаханәнең баш табибы Мөнир Сафин инде быелгы көздә үк тулай торакка хастаханә шәһәрчегендә беркайчан да булмаган кайнар су үткәреләчәк дип өстәде. Мондый мөмкинлекне автономияле котельныйны реконструкцияләү бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100