news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан сәүдә үзәкләренең берсендә хәйрия концерты уздырылачак

Җыелган акчаларны инвалид балаларны дәвалау һәм тернәкләнү үзәкләренә бушлай йөртү проектына бирү ниятләнә

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «XL» сәүдә комплексы мәйданчыгында хәйрия концерты узачак. Чара барышында җыелган барлык акча инвалид балаларны дәвалау һәм тернәкләнү үзәкләренә бушлай йөртү проектына бирү ниятләнә.

Концертны башлап йөрүче Надежда Титова сүзләренчә, бәйрәмне оештыру буенча бөтен бурычларны Казанның танылган алып баручысы үз өстенә алган. "Бу юлы ул талантлы артистлар, клоун, аниматорлар җәлеп итеп, чын бәйрәм оештыра. Сәхнәдә төрле яшьтәге балалар өчен уен-көлке күп булачак, шуңа да бу бәйрәмгә бөтен гаиләләре белән килерләр дип уйлыйбыз", - дип сөйләде Надежда Титова .

Концерт 13 декабрь көнне 17.00дә була. Керү - бушлай, дип яза Казан епархиясе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot