news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан сәүдә үзәкләре QR-кодлардан башка гамәлдә калган таләпләр турында аңлатты

QR-кодлар белән генә керү режимы бетерелсә дә, сәүдә үзәкләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре саклана.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казан сәүдә үзәкләре QR-кодлар белән кертү системасы гамәлдән чыгарылганнан соң ничек эшләячәкләре турында хәбәр итте.

«21 февральдән МЕГАга QR-кодлар күрсәтмичә керү мөмкин булуы турында хәбәр итүебезгә шатбыз. Бары тик, зинһар өчен, гади саклык чаралары турында онытмагыз: 1,5 метр социаль дистанцияне сакларга, шәхси саклану чаралары (битлек яки респиратор) кулланырга, санитайзерлардан файдаланырга кирәк», — дип искәрттеләр сәүдә үзәгендә.

«Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу комплексында да җәмәгать урыннарында бу өч кагыйдәне үтәү авыручылар санын киметү өчен кирәк, дип искәртәләр.

Моңа кадәр сәүдә үзәкләренә 18 яшькәчә балаларга әти-әниләре яки законлы вәкилләре белән генә керергә ярый иде. Сәүдә-күңел ачу үзәгендә бу тыюның бетерелүе хакында белдерәләр.

QR-кодларны тикшерү бетерелсә дә, «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәге хезмәткәрләре кунакларның сәламәтлеге турында кайгыртуларын дәвам итә, дип ассызыкладылар.

«Южный» сәүдә үзәгендә: «Без битлек режимын һәм социаль дистанцияне саклавыгызны сорыйбыз», — дип билгеләп үттеләр.

Бүгеннән башлап, Татарстанда җәмәгать урыннарына керү өчен QR-кодлар гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot