news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан сәүдә үзәгендә бушлай иннек өчен этеш-төртешне видеога төшергәннәр

Сәүдә үзәгендә иске иннекне яңасына алыштырырга вәгъдә иткәннәр.

Казан сәүдә үзәгендә бушлай иннек өчен этеш-төртешне видеога төшергәннәр
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанның сәүдә үзәгендә бушлай иннек өчен этеш-төртешне видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдә чыккан видеода дистәләрчә хатын-кыз һәм ир-атның бушлай косметика алырга өметләнеп кибеткә ыргылуы күренә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу хәл «Авеню» сәүдә үзәгендә зур косметика һәм парфюмерия кибетендә булган. Шаһитлар социаль челтәрләрдә танылган косметика брендының клиент көне аркасында этешү башланган, алар клиентларга иске иннекне яңасына алыштырырга вәгъдә иткән дип сөйли.

Яңа иннекле булырга теләүче дистәләгән клиент кибеткә һөҗүм иткән. Видеода ханымнарның бер-берсен этә-төртә алга ыргылулары күренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot