news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиянең тагын өч өлкәсе өчен Казахстанның консуллык үзәге булачак

Казахстан генераль консуллыгының Казандагы консуллык округын Оренбург, Самара һәм Саратов өлкәләренә киңәйтәчәкләр. Хокукый актлар порталында урнаштырылган шул хактагы боерыкны РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалады.

«Россия Тышкы эшләр министрлыгының Оренбург, Самара һәм Саратов өлкәләре территорияләрен Казахстан Республикасы генераль консуллыгының Казандагы консуллык округы составына кертү турындагы тәкъдимен кабул итәргә», – диелә документта.

Хәзер Казахстан гражданнары анда консуллык хезмәте турындагы сораулар (әйтик, паспорт алу яки алыштыру, виза рәсмиләштерү яки консуллыкта документларны раслау) белән мөрәҗәгать итә алачак.

РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллеге сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, хәзер Казахстанның генераль консуллыгы 10 төбәктәге (Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск өлкәләре) үз иленең гражданнарына хезмәт күрсәтә.

Искәртеп үтәбез, Казахстанның генераль консуллыгы Казанда 2013 елда ачылды. Ул Карл Маркс урамы, 8/13 йорт адресы буенча урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot