Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан «Россиянең музей маршрутлары» проектында катнашучыларны кабул итте
«Россиянең музей маршрутлары» федераль проекты беренче тапкыр Казанга килде. Әлеге проект кысаларында 25-26 апрельдә төрле мәйданчыкларда бөтен илдән килгән музей хезмәткәрләре белән очрашулар узачак. Бүген В.И. Качалов исемендәге театрда «Мемориаль музейларның яңа тормышы» проект-аналитик сессиясе узды.
«Безнең өчен бу сессия кунакларын кабул итү генә түгел, иң беренче чиратта, башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләр белән аралашу, яхшы тәҗрибә алу мөмкинлеге. Федераль музейларның иң яхшы тәҗрибәсен алу темасы бик перспективалы. Мондый хезмәттәшлектә генә без зур нәтиҗәләргә ирешә алабыз», - диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова пленар утырышта.
Аның сүзләренчә, проект чараларында «хәтер темасы» турында фикер алышу планлаштырыла. «Бу мемориаль музейлар, истәлекле урыннар, хәтерне саклау һәм хәтернең дөреслеге институтлары мәсьәләләре», – диде спикер.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды. Анда ТР Рәисе Татарстанны «Россиянең гаҗәеп төбәге, анда күп гасырлар дәвамында төрле халык вәкилләре дуслыкта һәм татулыкта яши» дип билгеләп үтә. Республикада православие һәм мөселман гыйбадәтханәләре янәшә урнашкан, монда Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләре берләшкән. Моннан тыш, Татарстан – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының берьюлы дүрт объекты урнашкан Россиядәге бердәнбер төбәк.
Сессия башланганчы, Качалов театры мәйданчыгында Россия музейлары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Шулай итеп, ТР Милли музее Луганск туган якны өйрәнү музее, Н.И. Гродеков исемендәге Хабаровск крае музее, «Мәскәү музее» музей берләшмәсе, Дәүләт үзәк кино музее, Ростов өлкәсенең А.А. Горбенко исемендәге Азов тарихи-археология һәм палеонтология музей-тыюлыгы белән килешүләр төзеде.
Проект чараларына бөтен Россиядән 300гә якын кунак килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз