news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россиянең иң югары тормыш сыйфаты булган топ-10 шәһәре исемлегенә керде

Казан Россиянең иң югары тормыш сыйфаты булган топ-10 шәһәре исемлегенә керде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан Россиянең иң югары тормыш сыйфаты булган топ-10 шәһәре исемлегенә керде. Нәтиҗәләрне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социаль-икътисади тикшеренүләр институты ясаган.

Рейтингны Мәскәү җитәкли (яшәү сыйфаты индексы 85,3), икенче урында Грозный (77,2) бара, ә лидерлар өчлеген Санкт-Петербург (74,8) яба. Казан 71,6 яшәү сыйфаты индексы белән 10 нчы позициядә. Экспертлар Сургут һәм Тулага да шундый ук бәя биргәннәр.

Топ-5кә шулай ук Төмән (73,9), Севастополь (73,7) кергән.

Алтынчы урында – Сочи (73,3), җиденчедә – Калуга (72,3). Сигезенче урынны Екатеринбург (72,2), ә тугызынчы урынны Сургут (71,6) алды.

Аналитиклар шәһәрләрне матди иминлек дәрәҗәсе, күчемсез милекнең уңайлылыгы, экологик мохит һәм юл хуҗалыгы торышы, бизнес алып бару шартлары, социаль һәм икътисади инновацияләрне үстерү өчен мөмкинлекләр һ.б. критерийлар буенча бәяләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100