Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Россиянең иң тиз шәһәрләре өчлегенә керде
Халыкара Numbeo аналитик платформасы төзегән рейтинг күрсәткәнчә, Казан – эшкә иң тиз барып җитүче Россия шәһәрләренең берсе. Татарстан башкаласы халкына эшкә барып җитү өчен уртача 35 минут таләп ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр дөньяның 305 мегаполисындагы вазгыятьне тикшергән, анда яшәүчеләрнең көн саен эшкә бару-кайту өчен сарыф иткән вакыт күрсәткечен бәяләгән. Күрсәткеч никадәр түбәнрәк – шәһәр халкы юлны шулкадәр тизрәк үтә.
Россиянең «иң җитез» шәһәрләре өчлегенә шулай ук Түбән Новгород (27,1 минут) һәм Калининград (29,2 минут) кергән. Алардан соң Екатеринбург (39,3), Новосибирск (40,5), Ростов-Дон (42,0), Санкт-Петербург (49,1), Мәскәү (50,5) һәм Краснодар (51,8) килә, ул исә илдә юлга иң күп вакыт сарыф ителә торган шәһәр булып чыккан.
Дөнья күләмендә Казан 150 нче баскычта урнашкан. Рейтингка барлыгы 305 мегаполис алынган. Иң югары күрсәткеч Нигериянең Лагос шәһәрендә (68,3) теркәлгән – монда кешеләр юлда аеруча озак интегә. Иң кыска вакытлы маршрутлар Хорватиянең Риека һәм Сплит шәһәрләрендә, Австриянең Виллахында, Сербияның Нови-Садында ачыкланган.
Әлеге мәгълүмат кешеләрнең эш урынына кадәрге һәм кире кайткандагы көндәлек сәфәрләрен бәяләүдән гыйбарәт. Шулай итеп, Numbeo индексы дүрт күрсәткечне берләштергән: юлга киткән уртача вакыт, сәяхәт дәвамына канәгатьлек дәрәҗәсе, транспорт системасының нәтиҗәлелеге һәм атмосферага углерод диоксиды бүленеп чыгу күләме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз