news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан «Россиянең гаилә башкаласы» конкурсы финалистлары унлыгына керде

Мордовия башлыгы, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре һәм Россия Дәүләт советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Артем Здунов «Россиянең гаилә башкаласы» бөтенроссия конкурсы финалистлары унлыгына кергән шәһәрләрне атады. Ул бу хакта 12 августта традицион туры эфир вакытында белдерде, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

Здунов әйтүенчә, конкурска Россиянең 60 шәһәреннән гаризалар килгән. Эксперт советы аларны карап чыккан һәм финалистларны билгеләгән. Финалистлар исемлегендә Казан, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Рязань, Саранск, Тула, Ханты-Мансийск һәм Көнчыгыш Сахалин шәһәрләре бар.

Якын арада экспертлар һәр финалист-шәһәргә инспекция үткәрергә киләчәк.

Финалга узмаган, ләкин төп демография күрсәткечләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәрләр аерым номинацияләрдә җиңү өчен көрәшә алачак. Алар арасында — «Киләчәк буыннар шәһәре», «Зур гаилә өчен шәһәр», «Күп балалы гаиләләр лидеры», «Бәхетле ата-аналар шәһәре» һәм «Гаиләләр өчен тотрыклы тормыш шәһәре».

Конкурсның җиңүчесен һәм номинацияләрдә лидер итеп танылган шәһәрләрне 2026 елның октябрендә игълан итәчәкләр.

«Россиянең гаилә башкаласы» бөтенроссия конкурсы РФ Дәүләт советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясе инициативасы белән Россия Хезмәт министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Инициативаны Россия Президенты һәм ил хөкүмәте хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot