news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россиянең бизнес өчен иң уңайлы 10 шәһәре исемлегенә керде

Казан Россиянең бизнес өчен иң уңайлы 10 шәһәре исемлегенә керде
Фото: «Татар-информ»

Эшмәкәр һәм стартаперлар өчен иң уңайлы Россия шәһәрләре рейтингында Казан җиденче урынны алган. Исемлек Forbes журналы сайтында урнаштырылган.

«Татарстан башкаласы икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 42,2 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта республиканың иң эре 10 сәнәгать һәм энергетика компаниясенең дүртесе — „Казаноргсинтез», „Татэнерго», ТГК-16 һәм Мулланур Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты («Нәфис Косметикс») Казанда теркәлгән һәм урнашкан», — дип тасвирлый шәһәрне исемлекне төзүчеләр.

Рейтинг авторлары билгеләп үткәнчә, узган ел Казанның төп капиталына 288 млрд сум инвестиция кертелгән.

«Бизнес-шәһәрләр» унлыгында беренче урынны Краснодар алган, ә икенче һәм өченче урыннарда Көньяк-Сахалинск һәм Төмән урнашкан. Рейтингка Россиянең барысы 30 шәһәре кертелгән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия икътисадын торгызу тәмамланды, дип белдергән иде. Хәзер, аның фикеренчә, алга таба тотрыклы һәм озак вакытлы үсеш өчен шартлар тудырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100