news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россиянең 30 төбәгеннән 800 укытучыны Бөтенроссия «Туган тел» форумына җыя

Кунаклар Татарстан башкаласында милли идеяләр белән рухланып, алган белемнәрен яшь буынга, татар җәмәгатьчелегенә җиткерер, дип көтелә.

Казан Россиянең 30 төбәгеннән 800 укытучыны Бөтенроссия «Туган тел» форумына җыя
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

12-14 ноябрьдә Казанда Бөтенроссия «Туган тел» форумы оештырыла.

«Форумда илебезнең 30лап төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, тел галимнәре, татар телендә белем бирүче оешмаларның җитәкчеләре, төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак. Барлыгы 800 кеше килүе көтелә», – диде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Данис Шакиров

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Данис Шакиров сүзләренчә, чит төбәкләрдә татар телен үстерүчеләрнең карашы Татарстанга, Казанга төбәлгән. Шуңа күрә форумны оештыручылар аларны Казанда бер мәйданга тупларга булган. Кунаклар Татарстан башкаласында милли идеяләр белән рухланып, алган белемнәрен яшь буынга, татар җәмәгатьчелегенә җиткерер, дип көтелә.

«Бүген туган тел мәсьәләсе көн кадагында тора. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр», – диде Данис Шакиров.

Форум чаралары 3 көн барачак. Башкала кунаклары беренче көнне, кунакханәләргә урнашканнан соң, Кәрим Тинчурин театрында «Идегәй» спектаклен караячак. Икенче көнне барлык катнашучылар Арча районына бара. Алар әлеге җирлекнең тарихы, аннан чыккан күренекле шәхесләр белән танышачак. Шулай ук биредә остаханәләр оештырыла, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу көтелә.

Форумның өченче көнендә, 14 ноябрьдә, Татарстан Рәисе катнашында форумның пленар утырыш узачак. Аннан соң 4 мәйданчыкта тәҗрибә уртаклашу булачак. Мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе эшчәнлеге белән танышачак.

Форум Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100