news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россиянең цифрлаштырылган шәһәрләре рейтингында җиденче урынны тота

Zoom Market агентлыгы сораштырулары буенча, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Екатеринбург аеруча цифрлаштырылган шәһәрләр булып танылган.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең цифрлаштырылган шәһәрләре рейтингында җиденче урынны яулады. Топ-10лык Zoom Market маркетинг агентлыгы сораштырулары нигезендә ачыкланган.

Мәскәү, Түбән Новгород һәм Екатеринбург аеруча цифрлаштырылган шәһәрләр булып танылган.

Татарстан башакласы күршеләре булып, исемлектә Волгоград (алтынчы урын) һәм Омск (сигезенче) тора.

Тулаем алганда, ил буенча Челтәргә тоташырга мөмкинлек бирүче заманча гаджетлардан халыкның 83 проценты куллана. Сораштырылучыларның 71 проценты онлайн-мессенджерлар куллана, аларның иң популярлары WhatsApp, Viber һәм Telegram. Шул ук вакытта SMSны респондентларның 9 проценты гына куллана.

Сораштыру мәгълүматлары нигезендә, социаль челтәрләрдән аккаунтларны россиялеләрнең 86 проценты куллана. Россиядә яшәүчеләр арасында “ВКонтакте”, “Одноклассники”, Instagram һәм Facebook аеруча популяр.

Сораштыру интервью алымы белән илнең 25 шәһәрендә үткәрелгән. Анда 19дан 62 яшькә кадәрге 3750 респондент катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100