Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан, Россиянең тагын 5 шәһәре белән берлектә, популяр балалар табибын сайлаячак
“Минем яраткан балалар табибым” халык интернет-премиясе үткәрелә
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда дүртенче тапкыр “Минем яраткан балалар табибым” халык интернет-премиясе үткәрелә.
Үзеңнең яраткан табибыңа тавышны www.bestpediatr.ru сайтында 2 декабрьдән алып 26 гыйнварга кадәр калдырып була. Табибларга һәм шәфкать туташларына түбәндәге номинацияләр буенча тавыш бирергә мөмкин: “Һөнәргә тугрылык”, “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” һәм “Профессионализм өчен”. Шулай ук теләге булганнар үз фикерләрен, табибларга багышланган рәсемнәрен, фотосурәтләрне һәм видеосюжетларны калдыра алалар. Былтыр тавыш бирүдә 820 балалар табибы һәм 1311 шәфкать туташы катнашкан булган. Яраткан медицина хезмәткәрләре өчен барлыгы 33690 тавыш кабул ителгән. Оештыручылар аңлатканча, ә ул «АСМ «Здравинформ» компаниясе, сайтка керүчеләрнең саны елдан-ел арта, ә конкурс табиблар һәм пациентлар өчен дә матур традициягә әйләнеп бара. 2011 елдан бирле гамәлдә булган әлеге проект Казанда (3 тапкыр), шулай ук Самара, Ростов-на-Дону, Чиләбе, Чаллы кебек эре һәм башка кечерәк калаларда уңышлы гына тормышка ашырылган. Әлеге проект быел Казан белән бергәТольятти, Ростов-на-Дону, Волгоград, Чиләбе, Воронежда да гамәлдә. Бу хакта тулырак мәгълүматка сылтама биредә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз