news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиянең спорт башкаласы исеменә лаек дип табылды

«Советский спорт» федераль басмасы сайтында үткәрелгән он-лайн тавыш бирү нәтиҗәләре шуны күрсәтә

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). «Советский спорт» федераль басмысы сайтында он-лайн режимында үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Казан Россиянең спорт башкаласы исеменә лаек дип танылган.

Бүген Мәскәүдә номинацияләр буенча җиңүчеләрне игълан итү тантанасы була, алар исә «Россиянең Алтын командасы»н тәшкил итә һәм тантанага Казан мэры Илсур Метшин да чакырулы, дип хәбәр сала Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм матбугат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, «Советский спорт» һәм «Комсомольская правда» федераль газеталары оештырган әлеге акциядә Казан, шактый алга китеп, беренче булган, икенче урында – Мәскәү, өченче урында – Санкт-Петербург, ә акциядә Сочи, Пенза, Ханты-Мансийск һ.б. шәһәрләр катнашкан.

Тавыш бирү «Елның спорт корылмасы», «Ел җиңүе», «Ел спортчысы», «Елның спорт проекты» һ.б. - барлыгы 7 номинациядә булып, ул «Россиянең Алтын командасы» илкүләм премиясен бирү кысаларында уздырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot