Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Россиянең иң үзенчәлекле шәһәрләре унлыгына керде
Рейтингны төзүчеләр билгеләп узганча, соңгы елларда шәһәр актив рәвештә реконструкцияләнә, үзенең тышкы күренешен һәм инфраструктурасын яхшырта
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казан "Россия 24" телеканалы редакциясе төзегән Россиянең иң үзенчәлекле шәһәрләре унлыгына кергән. Исемлектә барысы 12 шәһәр бар.
Рейтинг төзүчеләр фикеренчә, исемлек илебез тарихы турында күбрәк белергә һәм яңа кызыклы урыннарны күрергә теләүчеләр өчен иң матур шәһәрләрне тәкъдим итә.
Рейтингка күп гасырларга сузылган тарихы һәм үзенчәлекле архитектуралы борынгы шәһәрләр кергән. Әйтик, рейтингта беренче урынны Идел буеның иң борынгы шәһәрләренең берсе - Плес биләгән. Аннары Суздаль, Ростов Великий, Воронеж, Грозный, Владивосток, Кронштадт, Казан, Тубыл, Калининград, Ялта һәм Циолковский (Углегорск) килә.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, исемлеккә Мәскәү белән Санкт-Петербург, шулай ук миллион кеше яшәүче башка шәһәрләр кермәгән.
"Ел саен Казанда эчке туризим агымы арта. Өстәвенә, Татарстан башкаласына күрше төбәкләрдә яшәүчеләр генә түгел, Казан белән меңләгән чакрымнар аерып торган шәһәр кешеләре дә килә. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки соңгы елларда шәһәр актив рәвештә реконструкцияләнә, үзенең тышкы күренешен һәм инфраструктурасын яхшырта, бизнес һәм экскурсия туризмының төрле юнәлешләрен, кунакханә һәм күңел ачу өлкәләрен үстерә", - дип билгеләп үтәләр рейтингны төзүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз