news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керде

Социаль челтәрләрдәге сораштырулар нигезендә төзелгән рейтингның лидеры – Мәскәү.

Казан Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Туристлар фикеренчә, Татарстан башкаласы Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керә. Бу хакта Tvil.ru сервисы хәбәр итә.

Респондентларның 10 проценты иң эшчән кешеләр Казанда яши дип белдергән. Шул рәвешле, Татарстан башкаласы ил буенча дүртенче баскычта урнашкан.

Социаль челтәрләрдәге сораштырулар нигезендә төзелгән рейтингның лидеры – Мәскәү. Сораштырылучыларның 36,67 проценты фикеренчә, иң хезмәт сөючән халык Россия башкаласында гомер итә.

Икенче урынны Санкт-Петербург һәм Новосибирск шәһәрләре бүлешкән, алар өчен 13,33әр процент респондент тавыш биргән. Өченче урында - Екатеринбург (11,67 процент).

Бишенче урындагы Уфаны респондентларның 6,67 проценты телгә алган. Ялта һәм Сочи – 3,33әр процент, Краснодар һәм Геленджик аннан да азрак тавыш җыйган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot