Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Россиянең иң эре шәһәрләренең интеграль рейтингында 27 нче урынны били, ә Мәскәү - 25 нче
Шулай ук бу рейтингка Татарстанның Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре дә кергән
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Россиянең иң эре шәһәрләренең 2014 елгы интеграль рейтингында 27 нче урынны били. Моннан тыш, “Урбаника” Территориаль планлаштыру институты төзегән рейтингка Татарстанның Чаллы (50 нче урын) һәм Түбән Кама 63 нче урын) шәһәрләре дә кергән.
Интеграль рейтингта кеше саны күп булган шәһәрләр катнаша, һәрберсе шәһәр мохите сыйфаты һәм яшәү чыгымнары буенча бәяләнә. Беренче критериягә шәһәр мохите сыйфатына кешеләрнең торак белән тәэмин ителү, куллануның заманча форматлары, шәһәр юллары дәрәҗәсе, җинаятьләр саны, шәһәрнең яктыртылу, табигый шартларның уңайлылык һәм экологик яктан пычрану дәрәҗәләре керде. Икенче критерий - үз торагыңны сатып алу яки бер бүлмәле фатир арендалау мөмкинлеге, ТКХ чыгымнары, сатып алу мөмкинлекләре.
Институт сайтында бирелгән мәгълүматлар буенча, Казан 58,1 балл җыеп, интеграль рейтингта 27 нче урынны биләгән. Татарстан башкаласының иң яхшы күрсәткече – халыкның сатып алу мөмкинлеге (100 эре шәһәр арасында 10 нчы урында). Чаллы 55,2 балл, ә Түбән Кама 53,5 балл җыйган.
Рейтингта Сургут лидерлык итә, аннан соң Нижневартовск һәм Төмән. Рейтингта Санкт-Петербург белән Мәскәүнең беренче позицияләрне били алмавын да билгеләп үтәргә кирәк. Шулай итеп, Мәскәү рейтингның 25 нче урынында, Ә Петербург – 20 нче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз