news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиянең «өченче башкаласы» исемен раслады

Популяр блогер Илья Варламов бу хакта сораштыру нәтиҗәсен шик астына куйган.

Казан Россиянең «өченче башкаласы» исемен раслады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Казан Россиянең «өченче башкаласы» исемен раслады. Бу хакта ул тавыш бирүне оештырган танылган блогер Илья Варламов хәбәр итте.

Блогер сораштыру оештырган: “Тиздән өченче башкала байрагын йөртү хокукы өчен көрәш актуаль булырга мөмкин”. Казанның көндәшләре буларак ул Севастополь, Самара, Бөек Новгород, Грозный, Екатеринбург, Омск һәм Түбән Новгородны тәкъдим иткән.

Татарстан башкаласы укучыларының күңелен яулау өчен, Екатеринбург белән генә ярышкан. Өченче башкала исеме өчен калган дәгъва итүче шәһәрләр 12 процент чамасы гына тавыш җыйган. Казан өчен 1,5 меңгә якын кеше тавыш биргән. Бу сораштыруда катнашучыларның яртысын диярлек тәшкил итә.

Варламов нәтиҗәне бик үк гадел булмады дип уйлый. “Казанлылар Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының актив катнашында бик тырыштылар, әмма барыбер төн уртасына кадәр өлгермәделәр”, - дип язган ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot